Укытучыларыбызның җиңүе

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Чуваш Майнасы төп мәктәбенең Туган тел (чуваш) теле һәм әдәбияты укытучысы Федорова Светлана Николаевна һәм Алексеевскиның 1 нче «Ромашка» балалар бакчасының татар телен укыту буенча тәрбиячесе Гатина Гөлфия Гайнулла кызы 50 мең сум күләмендә акчалата грантка ия булдылар

Татарстанда туган телдә укытучы һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итүче педагогик хезмәткәрләр арасында конкурс узды. Конкурста 250дән артык педагог катнашты. 

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International