Инвесторлар белән бергә "Экология"милли проектын гамәлгә ашырабыз!

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Инвестицион советының республика Рәисе рәислегендә узган өченче көндезге утырышында экология өлкәсеннән өч инвестицион проект хупланды.

«Региональ Экология операторы» ҖЧҖ калдыкларны эшкәртү буенча югары нәтиҗәле автоматлаштырылган комплекслар төзү буенча 2 инвестпроект тәкъдим итте. Предприятиеләрне Лениногорск һәм Тукай районнарында урнаштыру планлаштырыла. Комплекслар аларны эшкәртүче оешмаларга икенчел чимал: макулатура, пластик, пыяла, кара һәм төсле металл китерәчәк.

Инвестицияләр күләме 3, 596 млрд сум һәм 3, 593 млрд сум.

«Зур Идел» Мега-паркының инвестиция проектын «Ядран-строй»компаниясе тәкъдим итте.

2025 елда компания «Экология» милли проектының «Иделне савыктыру»Федераль экологик программасы кысаларында Казанда отара һәм Победилово торак пунктлары янындагы ләм кырларын рекультивацияләү эшләрен төгәлли. 2026 елда әлеге территория тупланган зыян объектлары реестрыннан төшереп калдырылачак. «Ядран-строй " бу участокта гомуми файдаланудагы инфраструктура төзергә планлаштыра. Өч этап кысаларында түбәндәге объектлар төзеләчәк: эшлекле конгресс-үзәк, күңел ачу паркы, кунакханә һәм апартаментлар, спорт инфраструктурасы (мототранспорт өчен трек һәм төрле спорт мәйданчыклары). "Проект бик зур. Транспорт белән барып җитү мөмкинлеген дә кертеп, кайбер мәсьәләләрне дә исәпкә алырга кирәк. Шәһәр белән янәшә Идел буенда андый мәйданчык юк. Аны дөрес планлаштырырга, концепцияне гамәлгә ашыруга җентекләп якын килергә кирәк", - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Инвестицияләр күләме 67 млрд сум

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International