Муниципаль хәбәрче

2024 елның 28 июне, җомга

«2024 елга Алексеевск муниципаль районы халкына күрсәтелә торган торак хезмәтләренә тарифлар турында «27.12.2023 ел, № 635 Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында»26.06.2024 ел, 243 нче карары.

Россия Федерациясе Торак кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «2024-2028 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индекслары турында» Татарстан Республикасы Рәисенең 15.12.2023 № 867 Указы нигезендә, карар итәм:

- Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының «2024 елга Алексеевск муниципаль районы халкына күрсәтелә торган торак хезмәтләренә тарифлар турында» 27.12.2023 № 635 карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- яңа редакциядә «Социаль наем шартнамәләре һәм наем шартнамәләре буенча яллап торучыларга дәүләт яки муниципаль торак фондының торак урыннарын   карап тоту өчен түләү күләме һәм күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау турында Карар кабул итмәгән торак урыннары хуҗалары өчен торак урыннарын карап тоту өчен түләү күләме» 1 нче кушымтаны (1 нче кушымта) бәян итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International