Республика Сабантуе кысаларында алтын парларны хөрмәтләү узды. Алексеевск районын Самсоновлар Николай Владимирович һәм Антонина Валентиновна гаиләсе тәкъдим итте. Аларны гаилә тормышы юбилее белән республиканың Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлады.
1974 елның гыйнварында алар үз гаиләләрен коралар, бергә РАЙПО да, аннары сөт заводында эшлиләр. Николай Владимировичның хезмәт стажы 54 ел тәшкил итә. Антонина Валентиновнаныкы 33 ел. Өч матур кыз тәрбияләп үстергәннәр, 6 онык өчен бәхетле әби-бабай булып торалар. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Антонина Валентиновна «Вдохновение» халык хорында һәм «Золотая молодость»бию коллективында шөгыльләнә. Николай Владимирович үз бакчасын һәм кишәрлеген төзекләндерергә ярата. Республика җитәкчелегенә гаилә кыйммәтләре турында кайгыртканнары өчен рәхмәт!