2024 елның 28 июнендә 10.00 сәгатьтә«Работа России. Время возможностей» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак.

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Мөрәҗәгать итүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре – ярминкәдә катнашучылар белән очраша, мәшгульлек үзәге белгечләренең һөнәри юнәлеш бирү, укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү, үз эшләрен ачу буенча консультацияләрен ала алачак.

Ярминкә түбәндәге адрес буенча узачак: Алексеевское, Ленин урамы, 87 йорт («Работа России» бинасы).

Белешмәләр өчен телефон 8(84341)23187.

Барлык теләүчеләрне дә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International