Хокукый үзгәрешләр

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Социаль контракт нигезендә социаль ярдәм күрсәтү тәртибе үзгәрде.

2024 елның 1 гыйнварыннан социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәм күрсәтү тәртибе үзгәрде.

Ярдәм алуда үзгәрешләр исемлеге.

- Хәзер гражданнарның милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе исәпкә алынмый.

- Керемнәрне исәпкә алу чоры үзгәрде (гариза бирү аена кадәр 1 ай алдыннан 3 ай).

- Социаль контракт нигезендә дәүләти социаль ярдәм күрсәтү хокукын билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача керем күләме Татарстан Республикасында билгеләнгән җан башына яшәү минимумы күләме белән чагыштырыла.

- Җан башына уртача керемне исәпләгәндә гаилә составы үзгәрде (гариза бирүче үзе, аның тормыш иптәше/хатыны, гариза бирүченең балигъ булмаган балалары, аның опекасы (попечительлеге) астында булган балалар, гариза бирүченең 23 яшькә кадәрге балалары, көндезге уку формасы буенча укучылар исәпкә алына).

- ШП оештыруга яки ШЯХ алып баруга социаль контракт төзегәндә, эшкуарлык компетенцияләре дәрәҗәсен билгеләү максатыннан тест узу мәҗбүри шарт булды.

Тулырак мәгълүматны 24646, 24140 телефоннары буенча белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International