Җир асты корылмаларын төзү һәм эксплуатацияләү турында

2023 елның 8 декабре, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы болай дип аңлата: Россия Табигать министрлыгының  № 489, Роснедрның № 08  07.08.2023 тән боерыкларына ярашлы рәвештә, файдалы казылмалар чыгаруга бәйле булмаган , шул исәптән углекислый газны урнаштыру (җитештерү һәм куллану калдыкларын күмү өчен җир асты корылмаларыннан тыш), файдалы казылмаларны разведкалау һәм чыгаруны гамәлгә ашыручы яисә берләштерелгән лицензия буенча файдалы казылмаларны геологик өйрәнү, разведкалау һәм чыгару (гомумтаралган файдалы казылмалардан тыш) өчен җир асты корылмаларын төзү һәм эксплуатацияләү Тәртибе раслана. Күрсәтелгән җир асты корылмаларын төзү һәм эксплуатацияләү өчен нигез булып кулланучының җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясе һәм проект документациясе булуы тора. Күрсәтелгән документ 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International