2023 елның 14 декабренә кадәр сайтта һәм Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә 30% ка кадәр ташлама белән 2000дән артык газета һәм журналга язылырга мөмкин. Алар арасында- федераль, фәнни-популяр, күңел ачу һәм балалар басмалары, шулай ук республикада чыгарыла торган басмалар бар.
Язылуны үзең өчен генә түгел, ә бүләк итеп тә рәсмиләштерергә мөмкин. Бу тәкъдимне барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында кулланырга мөмкин. Почтальоннар шулай ук мобиль почта-касса терминалы ярдәмендә язылуны рәсмиләштерәләр. Онлайн басмаларга язылучы клиентларның исемнәре яки язылу индексы, темасы, алфавиты, кызыксынулары буенча кирәкле газета яки журналны сайларга мөмкинлеге бар. Бөтен процедура берничә минут вакытны алачак.