Татарстан Республикасында салым органнарында элемтә телефоннары үзгәрде

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Яңа ведомство телефон элемтәсе системасына күчү сәбәпле, Татарстан Республикасының барлык салым органнарында элемтә телефоннары үзгәрде.

 

Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәгенең гомумфедераль бушлай телефон номеры 8-800-222-22-22 элекке режимда эшләвен дәвам итә, кайда булуына карамастан, шалтырату бушлай. Контакт-үзәк салым салуның төрле мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирә: салым түләү һәм хисап бирү сроклары, милек салымнары буенча ташламалар, милек һәм социаль ташламалар алу тәртибе, салым хезмәтенең электрон сервислары мөмкинлекләре, инспекцияләрнең эш графигы һ. б. турында.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12 нче районара Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итү кирәк булганда, телефон элемтәсе аша +7 (84342) 9-35-90 бердәм телефон номерын кулланырга кирәк, аннан соң Инспекциянең структур бүлекчәләре вазыйфаи затларының өстәмә номерларын җыярга алар Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтының төбәк блогында «Инспекция структурасы»бүлегендә ул номерлар урнаштырырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International