Биләрдән тәрбиячене «Почетлы остаз» билгесе белән бүләкләделәр.
Казанның «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында тәрбияче һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бүләкләнүчеләр арасында Биләр «Әкият» балалар бакчасыннан тәрбияче Татьяна Кириллова да бар иде. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Почетлы остаз» билгесенә лаек булды.
Татьяна Анатольевна мәктәпкәчә белем бирү системасында инде 38 ел эшли. Лаеклы бүләк белән котлыйбыз!