- Хөрмәтле педагоглар, мәгариф тармагы ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм.
Нәкъ менә хәзерге укытучыдан үсеп килүче буынның киләчәге, димәк, Ватаныбызның, бөек Россиянең, данлы Татарстанның киләчәк иминлеге тора!
Бүгенге көндә мәгариф системасы зур үзгәрешләр һәм үзгәртүләр кичерә. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган "Мәгариф" милли проекты - безнең киләчәккә зур өлеш кертү.
Һәм бу көнне без барыбыз да яраткан остазларыбызны, кем көнен -көнгә ялгап тырышып эшләгән һәм чын могҗиза ясаган- оялчан һәм эзләнүчән беренче сыйныф укучысын җитлеккән шәхескә, үз иленең гражданына һәм патриотына әйләндергән кешеләрне искә төшерәбез . Фидакарь хезмәтегез, бер тапкыр һәм гомер буена сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз, фидакарьлегегез һәм балаларыбызга керткән өлешегез өчен рәхмәт.
С Днём учителя! Укытучылар көне белән!