Өлкәннәр декадасында Алексеевскида алтын гаилә парлары хөрмәтләнде

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасында Алексеевскида алтын гаилә парлары хөрмәтләнде

👨‍👩‍👧‍👦НАЗЫРОВЛАР ГАИЛӘСЕ
Назыров Харис Мингали улы һәм Гөлфия Тәлгать кызы 1968 елда өйләнешәләр һәм тиздән Зөбәрҗәт туйларын бәйрәм итәчәкләр.
Назыровлар Кыр Шонталысында яшәгәннәр. Харис Мингали улы уңыш җыюга килә, шулай танышып китәләр. Гөлфия Тәлгать кызы савымчы булып эшли. Аннары Алексеевскка  даими яшәү урынына күченәләр. Ир белән хатын мәхәббәт һәм татулыкта 55 ел яшиләр. Ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныклары һәм җиде оныкчыклары бар.
👨‍👩‍👧‍👦 ТОЛПЕГИННАР ГАИЛӘСЕ
Толпегиннар Александр Павлович һәм Надежда Яковлевна 1973 елда өйләнешәләр.
Толпегиналар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, тугыз онык һәм өч оныкчык үстерешәләр.
👨‍👩‍👧‍👦 ГАЛИЕВЛАР ГАИЛӘСЕ
Галиевлар Сәгыйт Фоат улы һәм Язилә Сөләйман кызы гаиләсе 1973 елның 29 августында оешкан.
Галиевлар гаиләсе бердәм, тату, авыл халкы арасында абруйлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International