Көзге чакырылыш үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде
Көзге чакырылышта Татарстаннан 3 мең кеше сроклы хезмәткә китәчәк. Чакыру 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
◾хәрби исәп өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар артты.
◾18 яшьтән 27 яшькә кадәрге гражданнар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Гражданнарны хәрби хезмәткә 30 яшькә кадәр чакыруның югары яшь чикләрен үзгәртү 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. 2023 елның 31 декабренә кадәр 27 яшь тулган барлык гражданнар запаска алыначак.
◾балалары, авыру һәм өлкән яшьтәге әти-әниләре булган гражданнар мөмкин булганча яшәү урыны янында хәрби хезмәт үтү өчен юлланачак
◾ срочникларны МХО зонасына җибәрмәячәкләр. Вакытлы хезмәт, гадәттәгечә, 1 ел дәвам итәчәк.
Контракт хезмәте турында мәгълүмат түбәндәге адрес буенча бар: heroes-tatarstan.ru