Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендәге закон таләпләрен үтәү тикшерелде

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә терлекчелек калдыклары (биологик калдыклар) белән эш итү өлкәсендә закон таләпләрен үтәү тикшерелде.

Татарстан Республикасының 15 муниципаль районында биологик калдыкларны утильләштерү объектлары закон таләпләренә туры килми. Муниципаль берәмлекләрдә урнашкан терлекләр каберлекләрендә (биотермик чокырларда) өлешчә коймалар зыян күргән, шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән объектлар территориясенә кешеләр һәм хайваннарның керүе мөмкин.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары адресына закон бозуларның ачыкланган фактларына бәйле рәвештә тәкъдимнәр кертелде,  тәкъдимнәрне карау нәтиҗәләре буенча биологик калдыкларны утильләштерү объектлары законнар таләпләренә туры китерелгән .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International