Район башлыгы бүләкне Александр Поварницынның тол хатынына тапшырды.
«Батырлык Орденын һәлак булган Поварницын Александр Геннадьевичның тол хатыны Наталья Юрьевнага тапшырдылар.
Александр Поварницын Донбассның тыныч халкын яклап, хәрби бурычын намус һәм батырлык белән үтәгән. Геройга мәңгелек дан!»- дип язган Сергей Демидов үзенең социаль челтәрләрендә.
Александр Поварницын узган елның көзендә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган иде. 2023 елның кышында Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Сугышчы Сахаровка зиратында җирләнгән. Аның дүрт баласы калган, шуларның икесе балигъ булмаганнар. Авыл халкы хәтерендә Александр үз иленең лаеклы кешесе һәм патриоты булып калды