Алексеевск районы башлыгы ялга кайткан мобилизацияләнүчеләр белән очрашты.
Чәй эчкәндә егетләр МХО зонасындагы хәлләр һәм солдат көнкүреше турында сөйләделәр.
Сергей Демидов Ватанны яклаучыларга батырлыклары һәм лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Җавап итеп, мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр. Очрашу барышында гуманитар ярдәм белән тәэмин итү һәм җиткерү мәсьәләләре тикшерелде. Ахырда Сергей Анатольевич һәркемгә азык-төлек җыелмасын һәм аптечка тапшырды.
Бу сугышчылар өч юнәлештән кайтканнар: Херсон, Угледар һәм Водяное.
Херсон өлкәсеннән килгән солдатлар безгә Кахов ГЭСын шартлатуга кадәр Украин гаскәрләренең үз позицияләреннән чигенүләре турында сөйләделәр. Ә хәзер анда су урынына сазлыклы җир барлыкка килде. «Алар ГЭСны даими рәвештә утка тоттылар һәм, плотина җимерелгәч, зур дулкын килде, күп су килде. Дүрт көн буе тордыда, аннары китте. Хәзер анда күп күлләр һәм сазлыклар белән үлән үсә. Авыр техника үтә алмаячак, әмма менә җәяүләп үтеп була. Без бу территорияне контрольдә тотабыз һәм дошманның үтеп китмәвен күзәтәбез», - дип уртаклаштылар якташлар.
ДНРда позиция сугышлары бара, нигездә артиллерия эшли, һәм безнең гаскәрләр штурмнар ясый. Очрашуда катнашучыларның барысы да билгеләгәнчә безнең гаскәрләргә дошман дроннары бик нык борчу тудыра, алар разведка алып бара, артиллерия утын төзәтә һәм снарядлар ташлый. Алар белән көрәшү өчен Ренат Дәүләтбаев район җитәкчелегеннән дронга каршы мылтыклар сатып алуны сорады. Ул үзе алган ярасыннан соң сафка кайтырга һәм кире МХО зонасына кайтырга планлаштыра.
«Октябрьдә минем хәрби-табиб комиссиясе бар, әгәр аны узсам, үз иптәшләрем янына кайтырмын», - диде Ренат.