Район үзәгендә яшәүчеләр «районка» ны ташламалы бәядән яздыра алалар. Сентябрь ахырына кадәр 2023 ел бәяләре гамәлдә.
Альтернатив язылу 500 сум. Газетаны редакциядән алырга кирәк, шулай ук предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә газетаны эш урынына илтәчәкбез.
Курьер китерүе- 600. Редакция хезмәткәре газетаны бистәнең үзәк өлешендә урнашкан йортларга илтәчәк.
Октябрь аеннан бәя үзгәрәчәк һәм 550 һәм 650 сум булачак.
Газеталарны почта бүлекчәләрендә дә яздырырга мөмкин. 2024 елның беренче яртыеллыгына бәясе 930 сум тәшкил итәчәк.