Сентябрь ахырында Воскресения Христова гыйбадәтханәсеннән МО зонасына гуманитар ярдәм илтү оештырылачак. Руханилар шулай ук солдатларга бик кирәк булган маскировка челтәрләрен тапшырачаклар.
Изге Алексей мәхәлләсенең шәфкать туташлары барлык теләүчеләрне гомуми эшкә үз өлешләрен кертергә һәм аларны әзерләүдә ярдәм итәргә чакыралар. Хәзер инде 6 челтәр үрелгән. 21 сентябрьдә йөк илнең яңа төбәкләренә китәчәк.
Эш көннәрендә иртәнге 9дан кичке сигезгә кадәр ярдәм итәргә мөмкин.