16 сентябрьдә «Милләт кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне, «Татарстан кроссы — 2023» массакүләм ярышлары узачак.
Ярышлар уздыру урыны: штб Алексеевск, чаңгы базасы. Теркәлү вакыты — 9.00, ярышлар башлану вакыты — 10.00.
Ярышларга түбәндәге яшь төркемнәре кертелә: укучылар: 2013 елгы, һәм кече, 2011-2012 елгы, 2009-2010 елгы, 2006-2008 елгы; өлкәннәр: 18-29, 30-44, 45-54(59), 55(60) яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәк.
Дистанция 2 км.
«Милләт кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне, «Татарстан кроссы—2023» массакүләм ярышлары оешмалар һәм предприятиеләр арасында XV спартакиада исәбенә керә.