2024 елның беренче яртыеллыгына «Заря» һәм «Таң» га язылу кампаниясе башланды.
Район үзәгендә яшәүчеләр «районка» ны ташламалы бәядән яздыра ала. Сентябрь ахырына кадәр 2023 ел бәяләре гамәлдә.
Альтернатив язылу -500 сум. Газетаны редакциядән алырга кирәк, шулай ук предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә газетаны эш урынына илтәчәкбез.
Курьер белән китерү- 600. Редакция хезмәткәре газетаны бистәнең үзәк өлешендә урнашкан йортларга илтәчәк.
Октябрь аеннан бәя үзгәрәчәк һәм 550 һәм 650 сум булачак.
Газеталарны почта бүлекчәләрендә дә яздырып була. 2024 елның беренче яртыеллыгына бәя 930 сум тәшкил итәчәк.