Красный Баран авылында ел саен үткәрелә торган яңа уңыш бәйрәме узды

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

«Яңа уңыш тугәрәк уены» («Хоровод нового урожая») көне керәшен мәдәниятендә традицион .

Авыл халкы зур уңыш һәм кулинар әйберләр күргәзмәсен оештырды.

«Авыл халкы һәм кунаклары алдында Красный Баран АМЙ ның «Бәрәнҗәр» керәшен халык фольклор коллективы, Урта Тигәнле АМЙның «Ак калфак» халык фольклор коллективы, Кыркул АМЙның «Раздолье» фольклор ансамбле, Ромодан  АМЙның«Сельчаночка» фольклор ансамбле,Шәмә АМЙның «Симпабулюшки» вокаль ансамбле , Родники АМЙның «Садовый умарь»фольклор коллективы, Урман Асты Шонталасы АМЙның«Рәйхан» фольклор коллективы, Олы Тигәнле АМЙның «Хыял» фольклор коллективы, Тиган-Бүләк АКның «Шурампусь»  фольклор коллективы, шулай ук Түбән Тигәнле  , Югары Татар Майнасы, Зур Полянка, Кыр Шонталысы АМЙ лары, Муллино һәм Александровка АК солистары чыгыш ясады.
Чара кунаклары халык уеннарында һәм күңелле хороводта катнаштылар», - дип сөйләде Алексеевск районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге рәисе Рәфидә Гатина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International