«Татарстан Республикасы МДМС» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычылыгы саклану турында шторм кисәтүе: «2023 елның 8 сентябреннән 14 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычлыгы сакланачак». Фаразланган метеошартларны исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннар чыганагы барлыкка килү, торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына ут таралу ихтималы югары саклана.