Алексеевск спортчылары дөнья ярышларында алтын һәм бронза медальләр яуладылар.
Уфада билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды.
Ярышларда 14 илдән 182 спортчы катнашты. Россия җыелма командасы составына ике Алексеевск спортчысы керде. Кызлар җыелма команда тупланмасына 2 медаль алып килделәр: Грачева Анастасия 1 урынны (алтын), авырлыгы 52 кг, ә Рәхимова Ксения 57 кг авырлыкта 3 урынны (бронза) алды.
Спортчыларның һәм аларның остазы Бари Сөләймановның уңышлары белән горурланабыз!