Алексеевскта Кама елгасы яр буен үстерү концепциясе буенча беренче җәмәгать фикер алышуы узды

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Алексеевскта Кама елгасы яр буен үстерү концепциясе буенча беренче җәмәгать фикер алышуы узды.
Теләге булган һәркем килеп, яр буен ничек күрүе турында үз фикерен әйтә алды. Барлык катнашучыларны 6 командага бүлделәр, алар бергәләп яңа ял урынында нәрсә урнаштыру яхшырак икәнен хәл иттеләр. Тәкъдимнәр арасында җәмәгать бәдрәфләре, йога белән шөгыльләнү зоналары, төрле арт-объектлар һәм иркен парковкалар урнаштыру бар иде.
Очрашуда катнашучыларның барлык теләкләре архитектор тарафыннан теркәлде. Хәзер аңа, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, проект әзерләргә туры киләчәк, шуннан соң фикер алышуларның икенче этабы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International