Коллегаларының игътибары

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

2 сентябрьдә Надежда Петровна Хлопунова – медицина хезмәте ветераны, үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Надежда Петровна Хлопунова үзенең хезмәт эшчәнлеген 18 яшендә башлый. 1971 елда Минзәлә медицина училищесын тәмамлаганнан соң, ул Биләр участок хастаханәсенә эшкә җибәрелә.

Яшь хезмәткәр һәркемгә ярдәм итә һәм эштән курыкмый. Хирургия бүлегендә өлкән шәфкать туташы була. Шул вакытта баш табиб Юматов, аның балаларга булган мәхәббәтен күреп, Надежданы балалар консультациясенә — участок шәфкать туташы итеп күчерә. Надежда Петровна бер урында 25 елга якын эшли. Бу еллар эчендә авыл халкының һәм кечкенә пациентларның яратуына, хөрмәтен һәм ихтирамын яулый. Үз коллегалары арасында ныклы характеры, профессионализмы һәм аралашуда җиңеллеге белән аерылып тора. Теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер була. Коммуникабельность, тирә-юньдәгеләргә ярдәм итү теләге өчен Надежда Петровна Биләр табиб амбулаториясе профоргы итеп сайлана.

 

«Балалар консультациясендә эшләү җиңел түгел, һәр бала өчен җаваплы идек, табибларсыз да эшләдек, җаваплылыкны үз өстебезгә алырга туры килде: прививкалар, балаларны дәвалау, өйдә хезмәт күрсәтү. Педиатрлар Гайсина Р.Р., Демидова О. В., Шәмсетдинова Т. П. га зур рәхмәт белдерәм», — дип искә ала Надежда Петровна.

 

Ул берничә тапкыр район башлыгының, баш табибның Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде, шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарына ия.

Надежда Петровна ике кыз тәрбияләп үстерә: Ольга һәм Анна. Өч оныгының бәхетле әбисе булып тора. Кышын оеклар бәйли, җәй көне- чәчәкләр үстерә һәм үз бакчасында үсемлекләрне карый.

Администрация, профсоюз комитеты, үзәк район хастаханәсе, Биләр участок хастаханәсе коллективы исеменнән аны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телибез.

Алексеевск үзәк район хастаханәсе 

Профсоюз оешмасы рәисе

  Зәлия Вәлиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International