Чуваш Майнасыннан Федоровлар гаиләсе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатынының тантаналы кабул итүендә булды.
Казан Кремленә ТРның барлык районнарыннан гаилә парлары чакырылган иде.
Республика көне алдыннан башкалада Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү узды. Катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова сәламләде. Пушечный двор ишегалдында узган тантаналы чарада иң күренекле гаиләләр билгеләп үтелде.
ТР ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә, кабул итү инде унынчы тапкыр үткәрелә, һәм бөтен вакыт эчендә анда биш йөздән артык кеше катнашкан. Алексеевск районын анда Чуваш Майнасыннан укытучылар гаиләсе тәкъдим итте. Генадий Зиновьевич һәм Светлана Николаевна Федоровлар өчен үзара хөрмәт һәм кайгырту сүз генә түгел, бу яшәү рәвеше һәм гаилә миссиясе. Генадий Зиновьевич һәм Светлана Николаевна ике үз балаларын тәрбияләп үстергәннәр һәм Чебоксар шәһәреннән ата-ана каравыннан мәхрүм калган өч баланы тәрбиягә алалар.
Ир белән хатынның икесенә бер һөнәре бар. Гаилә башлыгы Генадий Зиновьевич 35 елдан артык Чуваш Майнасы төп гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшли. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Шулай ук ул Чуваш Майнасы милли мәдәни үзәге рәисе булып тора һәм милли мәдәни традицияләрне саклау буенча актив эш алып бара.
Светлана Николаевна шул ук мәктәптә балаларга Чуваш теле һәм әдәбияты укыта, "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы"дигән мактаулы исем йөртә. Мәктәптә эшләгән елларында ир белән хатын традицион кыйммәтләргә хөрмәт итүче мәктәп укучыларының берничә буынын кулга-кул тотынышып тәрбияләгәннәр.
Федоровлар гаиләсе 25 елдан артык авыл мәдәният йорты каршындагы «Рассвет» фольклор ансамблендә чыгыш ясый. 2010 елда гаилә Мәскәүдә тәрбиягә бала алган гаиләләр форумында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясады. Федоровлар 2008 елда «Крепка семья-сильна держава» Республика гаилә иҗаты фестивале лауреатлары, «Нечкэбил»Республика конкурсы финалистлары булды. Светлана Николаевна «Женщина года — 2009» республика конкурсында «Женщина-мать» номинациясендә җиңүче булды.
Федоровлар гаиләсен тырышлык, балаларга һәм үз эшенә мәхәббәт аерып тора.