Республика көнендә район үзәгендә ике чара узды. Көндез «Юлчылар» паркында балалар өчен спорт ярышлары, конкурслар, уеннар, мастер-класслар һәм соклы хот-доглар белән бушлай сыйлау оештырылды. Ә кич белән Собор мәйданында бәйрәм концерты узды.
Бәйрәм кичендә алексеевлылар алдында халык үзешчәнлеге артистлары һәм чакырылган артистлар чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гайсин тамашачыларны республика һәм бистә көне белән котлады. Монда ук «Дом образцового содержания» төзекләндерү конкурсына йомгак ясалды. Башкарма комитет җитәкчесе Пантюшиннар һәм Нигъмәтуллиннар гаиләләренә акчалата сертификатлар тапшырды, ә конкурста Секалиннар гаиләсе җиңде. Акча сертификатыннан тыш, аларга «Дом образцового содержания» дигән табличка тапшырылды.
«Мине җиңүче итеп сайларлар дип уйламаган идем. Өебезгә видео төшерергә килгәч, мин призлы урын алырмын дип уйладым, әмма беренче булуны, хәтта өметләнмәдем дә. Мин хезмәтләремне бәяләүләренә,билгеләп үтүләренә бик шатмын. Киләсе елга да планнар бар инде. Мин һичшиксез катнашачакмын», - дип уртаклашты Елена Секалина.
Кичә Булактагы театрның Казан симфоник оркестры чыгышы белән тәмамланды. Музыкантлар популяр эстрада һәм рок-композицияләрне классик эшкәртүдә башкардылар.