Алексеевск районы педагогларына бүләкләр һәм яңа ноутбуклар тапшырылды.
Район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.
Киңәшмә башланыр алдыннан урамда һәм РМЙ фойесында мәктәпләр һәм балалар бакчалары күргәзмәсе ачылды. Район педагогларының иҗаты һәм эшләре белән Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гайсин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Лилия Әмирова таныштылар. Монда ук педагогларга яңа ноутбуклар тапшыру булды.
Актлар залында мәгариф бүлеге начальнигы Вячеслав Рыдаев узган уку елы йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук җыелганнар алдында «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Ольга Курсанова һәм Роспотребнадзор хезмәткәре Чулпан Шәйхетдинова чыгыш ясады.
Лилия Әмирова һәм Марат Гайсин үзләренең чыгышларында педагоглар алдында торган бурычлар даирәсен билгеләделәр һәм аларны яңа уку елы алдыннан үгет-нәсихәт бирделәр.
Август киңәшмәсе кысаларында алар укытучыларга һәм тәрбиячеләргә федераль, республика һәм район бүләкләрен тапшырдылар.
Шулай ук мәктәп бусагасын яңа сыйфатта үтеп керәчәк биш яшь укытучы билгеләп үтелде. Аларга ноутбуклар тапшырылды.
Бу көнне мәгариф ветераннары аерым игътибарга лаек булдылар.