Республика көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов Россиянең егерме герое белән очрашу үткәрде.
Анда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Россиянең хәзерге Герое Рәсим Баксиков махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү темасына тукталды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада бу юнәлештә эш бара. Казанда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының филиалы ачылды, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары исемлеге эшләнде. «Без сезнең белән бу эшне ничек яхшыртырга икәнлеге турында сөйләшергә шат булырбыз. Сез тагын кайда һәм нәрсә эшләргә кирәклеген яхшырак аңлыйсыз һәм беләсез», — республика башлыгы сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.