Республика көне алдыннан Казанда Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә Татарстан Рәисе Р.Н.Миңнехановның кабул итү тантанасы булды.
Алексеевск районын Чуваш Майнасыннан укытучылар гаиләсе тәкъдим итте. Геннадий Зиновьевич һәм Светлана Николаевна Федоровлар өчен үзара хөрмәт һәм кайгырту сүз генә түгел, бу тормыш өстенлеге һәм мәгънәсе. 31 ел бергә яшәү дәверендә Федоровлар ике үз балаларын тәрбияләп үстерәләр һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган тагын өч баланы тәрбиягә алалар.
Мондый гаиләләр-Татарстан горурлыгы!