30 августта район халкын бай бәйрәм программасы көтә.
Республика һәм поселок көне «Дорожник» паркында «Веселые заморочки»уен программасыннан башланачак. Балаларны уеннар, флэш-моблар, табышмаклар, аквагрим, озын буйлы курчаклар, мастер-класслар, күбекле мәҗлес һәм күңелле музыка көтә. Шулай ук парк территориясендә «Туган як» картиналар күргәзмәсе, «Осталар шәһәре» декоратив-кулланма иҗат әйберләре күргәзмә-сату һәм «Безнең бистә»асфальтта рәсемнәр конкурсы узачак.
Спорт мәйданчыкларында балаларны футбол, волейбол, мини-футбол буенча ярышлар көтә. Скейт-мәйданчыкта «Халык күңел ачулары»узачак. Традицион рәвештә аттракционнар эшләячәк, ә бәйрәм кунаклары хот-доглар һәм лимонад белән сыйланачак.
Чаралар 10:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле