Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның кискен һәм гадәттән тыш янгын куркынычын саклау турында турында шторм кисәтүе

2023 елның 22 августы, сишәмбе

2023 елның 19-24 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак». Фаразланган метеошартларны исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннар очагы барлыкка килү, торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына ут таралу ихтималы югары саклана.

Югарыда әйтелгәннәр белән бәйле рәвештә, оператив хәл начарланган очракта, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль подсистемасының идарә органнары һәм муниципаль звено көчләре өчен тиешле эш режимын кертергә киңәш итәм. Шулай ук тәкъдим итәм: муниципаль районнар территориясендә оештырылган профилактик төркемнәрнең эшен көчәйтергә; чүп-чар, коры үлән яндыруны туктату максатыннан профилактик төркемнәр белән торак пунктларны тикшерүне оештырырга; урман фонды җирләрендә урнашкан һәм җирле үзидарә органнарына торак пунктларны ландшафт янгыннарыннан саклау өчен патруль, патруль-маневр һәм маневр төркемнәре эшен оештыруда ярдәм күрсәтү буенча урман фонды җирләренә турыдан-туры тоташкан торак пунктларны профилактик төркемнәр белән карау; ирекле һәм янгын сүндерү техникасы белән муниципаль янгын күзәтчелеген оештыру; табигый янгыннар куркынычы янаганда һәм килеп чыкканда Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының территориаль подсистемасы звеноларының көндәлек идарә органнары эшчәнлеген координацияләүне гамәлгә ашырырга; урман янгыннарына каршы көрәш чараларын үткәргәндә оешмаларның гамәлләрен координацияләүне тәэмин итү һәм урман (торф) янгыннарын сүндерү өчен халыкны, эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне җәлеп итү буенча чаралар күрергә, шулай ук янгынга каршы техника һәм әлеге оешмаларның транспорт чараларын да; урман фондында урнашкан һәм урман фонды җирләренә турыдан-туры тоташкан торак пунктларны, балалар сәламәтләндерү лагерьларын һәм объектларны янгынга каршы су белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә;урман янгыннарына каршы көрәшкә җәлеп ителә торган затларны хәрәкәт итү чаралары, туклану һәм медицина ярдәме белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә; төнлә торак пунктларда, дача кооперативларында һәм урман фондында урнашкан һәм урман фонды җирләренә турыдан-туры тоташкан бакчачылык җәмгыятьләрендә патрульлек оештырырга; урман фондында урнашкан торак пунктларны телефон элемтәсе, янгынга каршы су белән тәэмин итү, табигый һәм ясалма сулыкларда пирслар төзү, су күтәрү манараларын янгын сүндерү автомобильләре белән су алу өчен җайланмалар белән җиһазлау, торак пунктлар һәм урман массивларына тоташкан икътисад объектлары чикләре буйлап минеральләштерелгән полосалар үткәрү буенча чаралар күрергә;шәһәр һәм авыл торак пунктлары җирләрендә урнашкан урман утыртмаларын янгыннан саклауны яхшырту чараларын күрергә; урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр куркынычын киметү буенча кирәкле профилактик чаралар үткәрүне оештырырга; урман янгыннары утлары гражданнарның торак пунктларына һәм җәйге ял объектларына күчкән очракта халыкны эвакуацияләүне тәэмин итәргә, шул ук вакытта кирәкле күләмдә техника, эвакуацияләү урыннары, туклану һәм эвакуацияләнгәннәрне медицина ярдәме күрсәтүне алдан ук күздә тотарга; кешеләр күпләп була торган учреждениеләр җитәкчеләренә (балалар йортлары, картлар йортлары һ.б. урман массивлары белән чиктәш оешмалар) гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү буенча тиешле превентив чаралар үткәреп, фаразлаган мәгълүматны халык күп була торган учреждениеләр җитәкчеләренә   җиткерүгә аеруча игътибар итәргә; халыкка ашыгыч хәбәр итү системасы комплексының сөйләм сирена җайланмаларының әзерлеген тикшерергә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International