Урман законнары контрольдә

2023 елның 11 августы, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы урман законнарының үтәлешен тикшерде.

Урман участогын арендалаучы оешма, закон таләпләрен, урманнарны үзләштерү проектын, килешү йөкләмәләрен бозып, территорияне саклауны тәэмин итмәгән, бу билгесез кешеләр тарафыннан Татарстан Республикасының Әгерҗе участок урманчылыгы территориясендә 60тан артык урман үсентесен законсыз кисүгә китергән.

Дәүләт урман фондына китерелгән зыянны каплау максатыннан, табигатьне саклау прокуроры оешма җитәкчесенә урманны торгызу буенча чаралар үткәрүне таләп итеп тәкъдим кертте.

Прокурор реакциясе актларын карау нәтиҗәләре буенча оешманың гаепле вазифаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International