Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 2019-2020 елларда «Средволгаводхоз»ФДУ эшчәнлеген тикшерде.
Учреждение директоры вәкаләтләрен арттырып, үзенә 700 мең сумга якын премияләр исәпләү турында законсыз боерыклар чыгарган.Законсыз алынган акчалар белән үз каравы буенча идарә иткән.
Моннан тыш, «Средволгаводхоз» ФДУ директоры 2016 елда «2012-2020 елларда Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында бюджет акчалары бүлеп бирелгән эшләрнең заказчысы булып, 170 млн.сумга якын башкарылмаган эшләрне кабул итү актларына кул куйган, күрсәтелгән акчаларны подрядчының исәп-хисап счетына күчергән.
Шулай итеп, дәүләткә 65 млн.сумнан артык зыян китерелгән.
Прокурор тикшерүе материаллары җинаять эзәрлекләү мәсьәләсен хәл итү өчен тикшерү органына җибәрелгән. Аларны карау нәтиҗәләре буенча директорга карата РФ ҖК 160 маддәсенең 4 өлеше ((туздыру, ягъни үз вазифасыннан файдаланып, аеруча зур күләмдә, гаепле кешегә ышанып тапшырылган чит кешенең мөлкәтен урлау), РФ ҖК 285 маддәсенең 1 өлеше (вазыйфа вәкаләтләрен дөрес кулланмау) буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелгән.
Казан шәһәренең Совет район суды карары белән учреждениенең элеккеге директоры җинаятьләр кылуда гаепле дип танылды һәм хөкем ителде.