«Забота» приютында тәрбияләнүчеләр "көмеш" волонтер Евгений Иванович Боровков белән берлектә «Чиста сулык» акциясен үткәрделәр.
Әлеге акция экологик проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә, су объектлары янында табигатьтә ял иткәндә яшьләр һәм өлкәннәр мәдәниятен арттыруга юнәлдерелгән.
Акциядә катнашучылар Кама яры буйлап үттеләр һәм берничә капчык чүп-чар җыйдылар. Балалар Җирнең киләчәге, аның экологиясе, елгаларның һәм күлләрнең чисталыгы безгә бәйле дигән нәтиҗәгә килделәр.
« Зинһар, чүп-чарны үзегездән соң калдырмагыз, табигатьне саклагыз", - дип мөрәҗәгать итә «Чиста сулык» акциясендә катнашучылар