2 августта Десантчылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны хөрмәтләү өчен Җиңү паркында җыелдылар.
Алар исәп белән төзек колонна белән Мәңгелек ут янына килеп җиттеләр, анда Бөек Ватан сугышы фронтларында үз гомерләрен биргән якташлары истәлегенә тезләнделәр.
Шулай ук алар Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булучылар һәм сугышчы-интернационалистлар истәлеген хөрмәтләделәр.
Моңа кадәр алар «Забота» приютында булдылар, балаларга тәм-томнар бүләк иттеләр.
Үз бәйрәмнәрендә традиция буенча яшьләре яки авырулары аркасында тантаналарда катнаша алмаган ветеран-десантчылар янына бардылар.
Биләрдә десантчыларга һәйкәл янында истәлекле чаралар тәмамланды