Диңгезчеләр үз бәйрәмнәрендә һәлак булганнарны искә алдылар һәм «Забота»приюты балалары янына бардылар.
Хәрби-диңгез флоты көнендә диңгезчеләр скверында тантаналы митинг узды. Флотта һәм диңгез пехотасында хезмәт итүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында һәм Украинада һәлак булган якташларын хөрмәтләп искә алдылар. Һәлак булганнар истәлегенә алар күккә ак күгәрченнәр көтүен җибәрделәр.
Традиция буенча, үз бәйрәмнәрендә диңгезчеләр "Забота" приютындагы балалар янына килделәр, аларга тәм-томнар бүләк иттеләр.