Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы кырларын очып әйләнеп чыкты һәм район башлыгы Сергей Демидов озатуында Сакон авылындагы ашлык терминалында булды
Ашлык терминалы, аның куәте елына 300 мең тонна тәшкил итә, 12 мең тонна ашлыкның беренче партиясен җибәргән инде. Ул ел әйләнәсе эшләячәк: кышкы чорда автовозлар, ә җәй көне суднолар йөрүе җәлеп ителә.
Аннары Рөстәм Нургали улы механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, КФХ һәм җирлек башлыклары белән очрашты. Урып-җыю эшләренең барышы турында фикер алыштылар, товар җитештерүчеләрнең күргәзмәсен карадылар, урып-җыю эшләре алдынгыларын бүләкләделәр.