Воскресение Христова гыйбадәтханәсе территориясендә пленэр эшләре күргәзмәсе узды.
Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомия фатихасы белән Алексеевск благочиниясендә "Камские зори" төбәк-ара пленэры уздырыла. Сәнгать-агарту проектын оештыручылар булып "Россия православная" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары чыгыш ясады.
Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Ярославль һәм Самара өлкәләре рәссамнары
Алексеевск һәм Чистай благочинияләрендә эшләделәр, рәсемле
тарихи-архитектура һәм табигый-ландшафт объектлары образлары тудырдылар.
Аннары Алексеевсктагы Воскресение Христова гыйбадәтханәсе территориясендә алдагы көннәрдә ясалган пленэр эшләр күргәзмәсе узды. Тамашачыга епархия гыйбадәтханәләре, беренче чиратта борынгы гыйбадәтханәләр сурәтләнгән эшләр тәкъдим ителде.