Алексеевск мировой судында медицина тикшерүе узудан баш тарткан ир-атны хокукларыннан мәхрүм иттеләр.
20 июньдә ТР Алексеевск суд районы буенча 1 нче җәмәгать суд участогында тикшерүдән баш тарткан өчен административ җәза билгеләү турындагы эш каралды.
Гражданин Хөсәенов Р.Ж. документларны тикшерү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Инспектор шоферда исереклек билгеләре таба. Әмма ул медицина тикшерүен узудан баш тарта. Граждан Хөсәенов утырышка килми, эш аның булмавында карала. Тикшерү узудан баш тарткан өчен аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү билгеләнә.