1 июль-сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне.
Әфганстан һәм Төньяк Кавказ сугышларында катнашучылар Җиңү паркында җыелды. Алексеевск ветераннары "Хәрби һәм интернациональ бурычларын намус белән үтәгән Ватан уллары" һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алдылар. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.