Бүген Алексеевскиның иң яшь футболчылары беренче тапкыр турнирга чыктылар һәм бронза призерлары булдылар
Лаеш шәһәрендә 2016-2017 елларда туган балалар арасында мини-футбол буенча Дуслык кубогы узды
«Фаворит» командасы төгәл бер ел шөгыльләнә һәм беренче тапкыр турнирда уйнады. Беренче ярышлар өчен бик яхшы нәтиҗә. Спортчыларга һәм ата - аналарга тырышлыклары, ярдәмнәре һәм хезмәтләре өчен рәхмәт», - дип сөйли команда тренеры Дмитрий Дрягалов.
Котлыйбыз! Яңа җиңүләр һәм спорт уңышлары телибез!