Бәйрәм велосипедта йөреше

2023 елның 16 июне, җомга

Россия көнендә йөзгә якын алексеевлы велосипедта йөгерүдә катнашты. Патриотлар поселок урамнары буйлап флаглар белән йөрделәр.

 Собор мәйданында акциядә катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гайсин сәламләде. Ул Россия көне белән котлады һәм һәр яшь велосипедчыга туңдырма бүләк итте. Велосипедта узышта ДОСААФ хезмәткәрләре, «Беренчеләр хәрәкәте» , «Бердәм Россия» активистлары, спорт мәктәбе укучылары һәм тренерлары, велоспорт сөючеләр катнашты. Заезд алдыннан ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Шакиров колоннада куркынычсыз хәрәкәт итү буенча инструктаж үткәрде. Финишта катнашучыларның һәрберсе оештыручылардан шоколад алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International