Сабантуй- ул халыклар дуслыгы бәйрәме
Алексеевск районында сабан бәйрәме узды. Алексеевск бистәсе мәйданында авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать алдынгыларын, чәчү һәм кыр эшләре батырларын хөрмәтләделәр.
Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев , ТР Дәүләт Советы Комитеты каршындагы Экспертлар советы рәисе Валентина Липужина, Сабантуй-2023 нең мактаулы кунаклары булды.
Виктор Демидов билгеләп үткәнчә, сабан бәйрәме – бөек халыкның күп гасырлык традициясе: «Сабантуй инде берничә гасыр билгеләп үтелә. Бу татар халкының тарихына, зирәклегенә хөрмәт. Аңа Россиянең барлык милләт вәкилләре аерым хөрмәт һәм ихтирам белән карый. Бүген минем мөһим миссиям бар, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан Сабантуй бәйрәме белән котлау сүзләрен җиткерү. Хөрмәтле алексеевлылар һәм район кунаклары сезгә чын күңелдән Ватаныбыз, Россия файдасына нәтиҗәле хезмәт телим. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!»
Мобилизацияләнгән алексеевлылар һәм аларның гаиләләре бәйрәм кунаклары булды. Якташлар аларны аеруча җылы каршы алдылар. «Безнең күпмилләтле Ватаныбыз аны яратучы, җирдә эшләүче һәм аның мәнфәгатьләрен яклаучы кешеләр ярдәмендә чәчәк ата. Бүген безнең арада кыска вакытлы ялга килгән мобилизацияләнгәннәребез бар. Рәхмәт сезгә, егетләр,сезнең батырлыгыгыз һәм намусыгыз өчен, алар белән Сез Ватан мәнфәгатьләренә лаеклы хезмәт итәсез», - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Сергей Демидов.
Традицион ат чабышларыннан һәм алдынгыларны хөрмәтләүдән тыш, бәйрәмдә милли аш-суның күптөрлелеге киң тәкъдим ителгән: кунакларны татар өчпочмаклары, рус блиннары, удмурт пәрәпәчләре һәм башка кулинар шедеврлар белән сыйладылар.
Сабантуй Мәйданында бәйрәм алдыннан өйләнешкән яшь парларны котлау һәм бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үткән «алтын» парларны хөрмәтләү инде яхшы традициягә әверелде.
Һәр сабан бәйрәменең үз батыры бар. Михаил Кузьмин Сабантуй-2023 батыры булды (Алексеевск ХП «Хузангай» ҖЧҖ). Район башлыгы Сергей Демидов аңа 80 килограммлы тәкә тапшырды.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше традицион ярышлар һәм халык уеннары белән дәвам итте.