Операция "Тоннель"

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү Алексеевск районында 26-29 май көннәрендә узачак.

Алексеевск районы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Руслан Шакиров хәбәр иткәнчә, 26-29 майда автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан "Тоннель" операциясен үткәрәчәк.

Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә барлык машиналарны юл агымында туктатачаклар һәм машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларга (исерек хәлдә яки хокуксыз автомобиль белән идарә итү, эләктерелмәгән куркынычсызлык каешлары һ.б.) тикшерәчәкләр.

"Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүне истә тотарга кирәк. Юлга чыгар алдыннан барлык документларның, транспорт чарасының һәм аның системаларының төзеклеген тикшерергә кирәк булачак. "Тоннель" гә эләккән очракта, бу вакытны югалтмаска мөмкинлек бирәчәк - документларны тикшергәннән соң шофер оператив рәвештә хәрәкәтен дәвам итә алачак", - дип кисәтә Руслан Шакиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International