Мактау тактасына урнаштыруга лаек булган Алексеевск районында яшәүчеләр турында мәгълүматны бастыруны дәвам итәбез.
Людмила Григорьевна Клементьева - «Алексеевск муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют «Забота» ДКУның тәрбия һәм реабилитация эше буенча директор урынбасары
Гомуми эш стажы 43 ел.
Хезмәт эшчәнлеге чорында Людмила Григорьевна үзен югары профессионал, инициативалы һәм югары оештыру сәләтләренә ия кеше итеп күрсәтте.
Хезмәттәшләре белән аралашуда пунктуальлеге, деликантлылыгы белән аерылып тора. Коллективта хөрмәт итәләр.
Илнур Шакирҗан улы Шәфигуллин Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы «Родина» колхозы тракторчысы.
Илнур Шакирҗан улы 1999 елның маеннан «Родина» колхозында эшли, бу еллар дәвамында ул үз бурычларын намус белән һәм җиренә җиткереп башкара. Механизаторның авыр хезмәтендә тырышлыгы, башкаручанлыгы һәм тугрылыгы белән аерылып тора.
Илнур Шакирҗан улы беренче класслы механизатор, тракторның техник торышын даими күзәтеп тора, техник хезмәт күрсәтә. Ул беренче булып эшкә килә һәм соңгы булып китә, башка механизаторларга үрнәк күрсәтә.
Авылда лаеклы хөрмәт казана.
Венера Рафаэль кызы Крылова – Алексеевск районы «Коопторг» ПБ кибете мөдире.
Гомуми эш стажы 36 ел.
Венера Рафаэловна эш чорында үзен җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтә. Үз бурычларына намуслы һәм чын күңел биреп карый.
Сатып алучыларны яхшы кабул итә, ассортимент исемлеген күзәтә. Район һәм республика чараларында актив катнаша.
Җитәкчелек күрсәтмәләрен төгәл һәм вакытында үти. Коллективта һәм сатып алучылар арасында ихтирамга лаек.