Район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды, анда соңгы кыңгырау чыңлады
Ак бантлар, алъяпкычлар, чәчәкләр, укытучыларга рәхмәт сүзләре һәм мәктәп вальсы – мәктәп белән хушлашуның үзгәрешсез атрибуты.
Районның өч меңгә якын укучысы өчен 1 июньдә каникуллар башланачак. Ә районның 73 унберенче сыйныф укучысы өчен кыңгырау соңгы тапкыр яңгырады. Район үзәгендә мәктәп белән 48 чыгарылыш укучысы хушлашты, авылларда 25. Шулай ук 271 тугызынчы сыйныф укучысы мәктәп стеналарын ташлап, урта махсус уку йортларында белем алуын дәвам итәчәк.
Икенче мәктәп укучыларына хәерле юллар теләп район башлыгы Сергей Демидов килде. Ул малайларга һәм кызларга каникулларын файдалы уздырырга, ә чыгарылыш укучыларына чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырырып теләгән уку йортларына керүләрен теләде.
«Сезне уку елы тәмамлану белән котлыйм. Һәр укучыга ул яңа белем, күнекмәләр өстәде, ә иң мөһиме, сез җаваплырак, намуслырак һәм лаеклырак кешеләр булдыгыз. Чыгарылыш укучыларына имтиханнар һәм укырга керүләр өчен авыр вакытлар килә. Сезгә бу юлда зур уңышлар телим, һәм сезнең планнарыгыз тормышка ашсын. Сез олы тормышка аяк басасыз, һәм икенче мәктәп укучысы дәрәҗәсен лаеклы, намуслы алып баруыгызны телим. Ә укучыларга каникулларыгызны компьютер һәм телефон экраннары артында уздырмавыгызны, ә күбрәк урамда булуыгызны, спорт белән шөгыльләнүегезне, китаплар укуыгызны, ата-аналарга ярдәм итүегезне, тулысынча ял итүегезне һәм яңа казанышларга һәм яңа уку елына әзер булуыгызны телим. Укытучыларга зур рәхмәт сүзләре, чөнки һәр кешенең йөрәгендә аны кеше иткән беренче укытучы бар. Авыр хезмәтегез өчен рәхмәт», - диде Сергей Анатольевич. Шуннан соң ул «Дус сыйныф серләре»республика конкурсында уңышлы чыгыш ясаган 8А укучыларына һәм аларның әти-әниләренә Зөягә бару өчен сертификат тапшырды.
Шулай ук мәктәп укучыларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Халыкара белем бирү программалары һәм проектлары бүлеге башлыгы Булат Яруллин, мәктәп директоры Лилия Ягудина, чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче укытучылары Надежда Васильевна Корнишина һәм Ольга Геннадьевна Гардиханова, сыйныф җитәкчесе Эльвира Тәлгать кызы Баязитова мөрәҗәгать иттеләр. Ата-аналар исеменнән Светлана Капралова укучыларга үгет-нәсыйхәт сүзе әйтте.
Символик рәвештә, мәктәп вальсы вакытында чыгарылыш укучылары күккә ак күгәрченнәр очырдылар , алар тиздән төрле якка таралачаклар, әмма аларны һәрвакыт туган мәктәбе тартып торачак. Линейка Гаригин Саакян һәм Макарова Алиса башкаруында соңгы кыңгырау белән тәмамланды.