Алексеевскилылар исемнәрдәге һәм элмә такталардагы язулардагы хаталарны ачыклау буенча конкурста катнаша алалар

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Алексеевскилылар   вывескалардагы, мәгълүмати табличкалардагы, топографик тамгалардагы, юл күрсәткечләрендәге һәм татар телендәге торак йортларның аншлагларындагы исемнәрдәге һәм язулардагы хаталарны ачыклау буенча үткәрелгән конкурста катнаша ала.
Фотоларны ТР «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасы аша җибәрергә мөмкин. Моның өчен iOS яки Android операцион системаларын хуплаучы телефонга мобиль кушымта урнаштырырга, аннары авторизацияләнергә һәм «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар»категориясен сайларга кирәк.

Конкурста катнашу өчен   элмә тактаның тулы фотоматериаллары белән (ул нинди оешманыкы икәнен күрнүе кирәк) төгәл адреснын басмада  мәҗбүри күрсәтеп хәбәр (хәбәрнамә) җибәрергә кирәк.

Конкурсны оештыручы-Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә электрон адреска язма рәвештә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru яки ТР, 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61, 3 нче кат адресы буенча, яки конкурс модераторына Г. Ибраһимов исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең электрон адресына: iyali.anrt@mail.ru яки адресы: 420111, Казан, Карл Маркс урамы, 12.

Конкурс җиңүчеләре берничә номинациядә билгеләнәчәк, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак.

Конкурс Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International