Районыбызның иң өлкән кешесе Бибинара Шәмсевәли кызы Сөниевага 00 яшь тулды

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Районыбызның иң өлкән кешесе Бибинара Шәмсевәли кызы Сөниевага 100 яшь тулды

Түбән Тигәнәледә туган, бөтен гомерен туган авылына һәм колхозга багышлый. Сугыш елларында  бик авыр җир  эше хатын-кызлар җилкәсенә, шул исәптән яшь Бибинарга да төшә. Бөек Ватан сугышы вакытында ул яшьтәшләре белән тылда җиңү өчен тырыша, «Беренче Май»колхозында бригадир булып эшли. Фронт ихтыяҗлары өчен хәлдән тайганчы эшли. «Фидакарь хезмәт өчен»медале белән билгеләп үтелә. Ә аның исеме «Татарстан Республикасы тылы Геройлары»китабына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International