Кыр Шонталы авылында яшәүче хезмәт ветераны Ибраһим Исмәгыйл улы Исмәгыйлев , 7 майда 90 яшен билгеләп үтте.
Кыр Шонталы авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Кыямова юбилярны котлады, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидовтан азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасын тапшырды.
Ибраһим Исмәгыйль улы Кыр Шонталы авылында туган һәм яши, 1948 елдан Вахитов исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшләүче булып эшләгән. 1952-1955 елларда СА сафларында хезмәт итә. 1961 елда Лаеш училищесын «Тракторист» юнәлеше буенча тәмамлый һәм 2001 елга кадәр Вахитов исемендәге колхозда тракторчы булып эшли. Ибраһим Исмәгыйль улы 1997 елда «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы»исеменә лаек була.
1960 елда Ибраһим Исмәгыйль улы Нурия Монсиновнага өйләнә, алар һәрвакыт янәшәдә, намуслылык, тырышлык үрнәге булып торалар. 3 балалары, 4 оныклары, 8 оныкчыклары бар. Исмәгыйлевләр гаиләсе бердәм, дус, авыл халкы алдында лаеклы абруйга ия.